Казан мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты вазифасына яңадан сайланды. Карар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Бөтендөнья конгрессы кысаларында Марокконың Танжер шәһәрендә Генераль ассамблеядә бертавыштан кабул ителде.
Утырышта көн тәртибенең төп мәсьәләсе оешманың җитәкчесен сайлау булды. Президент постына Илсур Метшин кандидатурасын «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге вице-президенты, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев тәкъдим итте. Делегатлар бу тәкъдимне бертавыштан хуплады.
«Минем өчен «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты постында эшне дәвам итү зур мәртәбә. Без бергәләп алга таба да оешмабызның позицияләрен ныгыта, шәһәрләр арасында халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә, дөнья мәйданында җирле үзидарә мәнфәгатьләрен алга этәрә һәм яңа уртак проектларны гамәлгә ашыра алачагыбызга ышанам», – дип шәрехләде Казан башлыгы.
Тавыш бирүдә Россиядән һәм якын чит илләрдән 90 делегат катнашты. Президенттан тыш, бүлекнең вице-президентлары сайланды. Аларның составына Ульяновск шәһәре Думасы рәисе Илья Ножечкин, Худжанд шәһәре (Таҗикстан) башлыгы Фирдәвес Шәрифзода һәм Ростов-на-Дону шәһәре Думасы рәисе Лидия Новосельцева керде.
Шулай ук Генераль ассамблея барышында оешмага яңа әгъзалар: Талас шәһәре (Кыргызстан) һәм Саха (Якутия) Республикасының Анабар милли (долган-эвенки) улусы кушылды.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы бөтен дөнья буйлап муниципаль хакимиятләрне берләштерә. Оешма үз эченә җиде төбәк бүлеген ала. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегенең штаб-фатиры Казанда урнашкан, ул Россия, Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Монголиянең мәнфәгатьләрен яклый.
Исегезгә төшерәбез, Марокконың Танжер шәһәрендә муниципалитетлар вәкилләренең иң эре халыкара оешмасы - «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессы уза. Катнашучылар җирле үзидарә мәсьәләләре, шәһәр үсеше, киләчәге һәм уңайлылыгы турында фикер алышачак, тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Конгресста катнашу өчен Европадан, Төньяк һәм Көньяк Америкадан, Африкадан, Якын Көнчыгыштан, Азия-Тын океан төбәгеннән һәм Евразиядән барлык җиде бүлекчә вәкилләре – шәһәр мэрлары һәм төбәк башлыклары, җирле хакимият ассоциацияләре җитәкчеләре, шәһәр советлары рәисләре килде.
Россия делегациясен Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев җитәкләде. Делегация составына Россиянең ике төбәге, 54 шәһәр һәм ике ассоциация вәкилләре – барлыгы 81 кеше керде.