15 июньдә Казанның муниципаль парковкаларында машина калдыру өчен соңыннан түләү хезмәтен эшләтеп җибәргәннән бирле, аннан 44,5 мең машина йөртүче, ягъни барлык кулланучыларның 5,5% ы файдаланган. Соңыннан түләү функциясе машина йөртүчеләргә вакытында түләнелмәгән өчен каралган штрафларны булдырмаска һәм Интернет тоташулары тотрыксыз булу сәбәпле акча күчерүне борчуларсыз соңырак вакытка калдырырга ярдәм итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Алдан түләү мөһимлеге төп кагыйдә булып кала. Әмма түләү мөмкин булмаган очраклар да булгалый, мәсәлән, элемтә бозылырга яки техник өзеклек булырга мөмкин. Шуның өчен машина хуҗалары мөрәҗәгатьләре буенча, без түләүнең шундый ысулын сынап карадык. Заман таләпләренә тиз җайлашып, сервисны өзлексез камилләштереп барырга, башка шәһәрләрдә барлыкка килә торган яңа чишелешләрне күзәтергә кирәк. Без машина хуҗаларының теләкләренә колак салырга һәм үзебез дә инициатива күрсәтергә тиеш», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Түләү функциясе Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча кертелде. Ул машина кую өчен агымдагы тәүлеккә 23:59 сәгатькә кадәр, машина йөртүче парковка зонасыннан киткән булса да, «Шәһәр парковкалары» мобиль кушымтасы яки «Казан паркингы» сайты аша түләргә мөмкинлек бирә. Түләүне рәсмиләштергәндә машина йөртүче парковка зонасының номерын, транспорт чарасын, автомобильнең килеп туктагач төгәл вакытын һәм машина калдыру дәверен күрсәтә. Автомобиль кую өчен соңыннан түләү ысулы сынау рәвешендә 15 июньдә эшли башлады.
Яңа хезмәт чыннан да кирәкле һәм уңайлы булып чыкты: әгәр беренче атнада автомобильчеләр 6,8 меңгә якын соңыннан түләү мөмкинлеге белән кулланса, икенче атнада күрсәткеч 44% ка арткан, 9,8 мең операциягә җиткән. Алга таба соңлап акча күчерү атнага 9 меңнән артык дәрәҗәсендә тотрыкланган.
Соңыннан түләү сервисы гамәлдәге машина кую өчен каралган түләү кагыйдәләрен алмаштырмый. Парковка сессиясе өчен машинаны куйгач та 15 минут эчендә, ә социаль объектлар янындагы парковкаларда 30 минут эчендә түләү шарт булып кала.
Ел ахырына кадәр түләү функциясен «Казан паркингы 2.0» мобиль кушымтасында да көйләү планлаштырыла.
Илдар Шакиров искәрткәнчә, бүген муниципаль парковка өчен алты төп ысул белән түләргә мөмкин, ягъни паркоматлар, SMS-хәбәр, «Шәһәр парковкалары», «Казан паркингы 2.0» мобиль кушымталары һәм «Татарстанда яшәүченең картасы» Ак Барс банкы кушымтасы, тиз түләү сайтында, шулай ук МАКС кушымтасындагы «Казан паркингы» каналы аша һәм барлык мәгълүмат такталарында QR-кодлар буенча түләргә мөмкин.
Түләүле режим эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 га кадәр генә гамәлдә. Кичке һәм төнге вакытта, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә машина кую урыннары түләүсез.
2025 елның апреленнән сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектлары янындагы парковкаларда бушлай машина кую вакыты 30 минутка кадәр арттырылды. Хәзер шәһәрдә сары мәгълүмат такталары белән билгеләнгән 32 участокта 543 машина урыны бар.
Илдар Шакиров сүзләренчә, «Казан паркингы 2.0» һәм «Шәһәр парковкалары» кушымталарында якынча 725 мең кулланучы теркәлгән, ә муниципаль парковкалардан миллионнан артык автомобиль хуҗалары бер тапкыр булса да файдаланган. Машина калдыру киңлекләре эшләү дәверендә 36,5 миллионнан артык парковка сессиясе үткәрелгән, агымдагы ел башыннан 5,7 миллион сессия теркәлгән.
«Даими күзәтүләр шәһәрдә машина кую әйләнешенең югары булуын күрсәтә. Бер урында туктаган биш машина йөртүченең дүртесе парковкадан «түләүсез» чорда – 15 яки 30 минут эчендә чыгып китә, һәм бары тик берсе генә түләүле парковкадан файдалана. Бу машина йөртүчеләрнең парковкада вакытны нәтиҗәлерәк куллана башлавын күрсәтә. Машина кую урыннары тизрәк бушый һәм алардан күбрәк кеше куллана ала. Бу безнең беренчел максатыбыз иде», – диде Илдар Шакиров.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, түләүле муниципаль парковкалардан җыелган акчалар шәһәрне төзекләндерүгә һәм юл хәрәкәте иминлегенә юнәлтелә.