И.Метшин: «Агымдагы шартларда безнең бурыч – шәһәр хуҗалыгының өзлексез эшләвен тәэмин итү»
Денис Гордийко
Казанда ягулык белән бәйле вәзгыять җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясамады. Шәһәр хакимияте «ТАИФ» компанияләр төркеме белән берлектә транспорт хәрәкәтен үзгәртте һәм автобуслар һәм шәһәр хезмәтләре техникасы өчен ягулык салуны оештырды, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Көн саен Казан маршрутларына 615 автобус чыга. Аларның 60 процентка якыны газ белән эшләгәнгә, ягулык ягыннан кыенлыклар тумады. Калган автобуслар өчен шәһәр хакимияте мөрәҗәгате буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме аерым ягулык салу станциясе бүлеп биргән. Автобуслар һәм шәһәр хезмәтләре техникасы ягулыктан өзелмичә эшли алганга күрә, аларның эш рәвеше үзгәрешләрсез дәвам иткән.
«Муниципаль предприятиеләр дә – башка машина йөртүчеләр кебек үк бензин һәм дизель кулланучылар. Агымдагы шартларда безнең бурыч – шәһәр хуҗалыгының һәм җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль учреждениеләр, шулай ук балалар ял итүче мәктәп яны һәм кала читендәге лагерьлар азык-төлектән өзелмәскә тиеш. Бүген бернинди тоткарлык та юк. Тормышның тиз үзгәрүчәнлегенә карамастан, шәһәр халык алдындагы барлык бурычларын алга таба да сыйфатлы һәм нәкъ вакытында үтәячәк», – дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Илсур Метшин «ТАИФ» компанияләр төркеменә эшне тиз һәм нәтиҗәле оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.