Казанда су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын яңарту уңышлы дәвам итә: республика программасы кысаларында быел коммуналь инфраструктураны төзекләндерүгә 1,6 миллиард сум юнәлтелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Әлеге акча тулысынча тузган канализация коллекторларын яңартуга һәм шәһәрнең үзәк өлешен су белән тәэмин итүче 1979 елгы суүткәргечне торгызуга тотылачак. Шундый мәгълүматны аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Рөстәм Әбделхаков җиткерде.
«Быел 15,6 чакрымлык челтәр алмаштырылачак — бу узган елгыдан 3,5 чакрымга күбрәк. Шулай да инженерлык челтәрләренең тузу дәрәҗәсе әле дә югары – 70%-ны тәшкил итә. Ел саен ул тагын 3%-ка арта бара, шуңа күрә, вәзгыятьне тотрыклы тоту өчен генә дә, безгә эш тизлеген арттырырга кирәк. Бүген без шушы максатка омтылабыз да», – дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.
Шул ук вакытта предприятиенең инвестиция программасын тормышка ашыру да дәвам итә. 2026 елда 4 чакрымнан артык суүткәргеч һәм 6,5 чакрымлык су агызу челтәрен яңарту, шулай ук берничә канализация һәм суүткәргеч насос станциясен төзекләндерү планлаштырыла.
Бүгенге көндә инвестиция программасы нигезендә 2 чакрымга якын суүткәргеч һәм 2 чакрымлык су агызу челтәре яңартылган. Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру Окраинная, Нурлат һәм Боевая урамнарында, ә канализация челтәрләрен яңарту Универсиада авылы территориясендә, Орнебург трактында һәм Техника урамында дәвам итә.
2025 елда әлеге программа кысаларында предприятие 12,5 чакрым челтәрне төзекләндергән һәм 14 чакрымнан артык суүткәргеч һәм су агызу челтәре салган, болар нигездә магистраль суүткәргечләр һәм зур диаметрлы коллекторлар булган.
Моннан тыш, узган елда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика программасы кысаларында гомуми озынлыгы 2,5 чакрым булган өч канализация коллекторы һәм бер суүткәргеч яңартылган. Башкарылган эшләрнең бәясе 532 миллион сум тәшкил иткән.