Махсус техника паркы яңартылу нәтиҗәсендә, Казанда канализация тыгылу турындагы гаризалар буенча вәзгыятьләр урынына барып җитү һәм хәл итү вакыты кыскарды — агымдагы елда предприятие өстәмә рәвештә 12 техника сатып алды. 2026 ел башыннан бирле белгечләр 9 мең 901 тыгылу очрагын сыйфатлы хәл иткән. Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Рөстәм Әбделхаков сөйләде.
«Быел канализациядән 1,5 мең тонна чүп-чар чыгарылды. Коллекторларны юган вакытта «Водоканал» хезмәткәрләре шулкадәр күп төрле әйберләр таба, хәтта аларны җыеп, чын музей ачарга була. Кайвакыт кешеләрнең бу әйберләрне ничек унитазга агыза алуына таң каласың. Саннар күрсәткәнчә, торбалар тыгылу очраклары гомумән алганда кими бара, ләкин көненә 60 тапкыр вазгыятьләрне хәл итәргә чыгу – бу барыбер бик күп сан», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Шуңа күрә шәһәр башлыгы халык арасында аңлату эшләрен дәвам итү кирәклеген ассызыклады һәм моңа гаммәви мәгълүмат чараларын да җәлеп итәргә чакырды.
Быел предприятие 12 яңа махсус техника сатып алды. Алар арасында 68 миллион сумлык вакуумлы йөкләгеч, шулай ук берьюлы вакуум җайланмасы, гидродинамик юдыру һәм манипулятор хезмәтен үтәүче күпфункцияле машина бар. Элек мондый эшләрне башкару өчен берьюлы өч төрле техника кулланырга яисә читтән арендага алырга туры килгән.
Моннан тыш, автопарк «ГАЗель» базасындагы ике кечкенә үлчәмле торба юу машинасы белән тулыланды. Зур булмаулары аркасында, алар кыш көне ишегалларындагы авыр урыннарда да уңышлы эшли ала.
Тыгылу очракларын кисәтү өчен, предприятие үз акчасы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе финанславы исәбенә канализация челтәрләрен гел юып һәм чистартып тора. Ел башыннан бирле коллекторларны чистарткан вакытта белгечләр 1,5 мең тоннадан артык чүп-чар чыгарган.
Өстәвенә, быел суүткәргеч челтәрләрендә 520 кимчелек бетерелгән. Аларның күпчелеген кулланучыларны судан өзмичә генә төзәтеп булган. Алмаштыру яки торгызу өчен суны ябып торырга туры килгән очракларда да, эшләр тиешле вакыттан артмаган.
«Быел «Водоканал» предприятиесе хезмәткәрләре 520 бозылу очрагын төзәтте. Шул ук вакытта аларның күпчелеге кулланучыларны судан өзмичә генә бетерелгән. Казанлылар еш кына «Водоканал» һәм шәһәрне су, җылылык, ут белән тәэмин итүче башка оешмаларыбызның нинди зур эш башкарганын сизми дә кала. Бу – эш сыйфатының төп күрсәткече, һәм аны футбол кырындагы оста хөкемдарның эше белән чагыштырырга була: коммуналь хезмәтләрнең хезмәте никадәр сизелмичә башкарылса, ул шулкадәр яхшырак оештырылган дигәнне аңлата», — диде Казан мэры.
Көн саен объектларда 30дан артык ремонт бригадасы һәм 250 махсус техника эшли, аларның җидесе тәүлек буе кизү тора. Суны ябып торырга туры килгән очракларда, предприятие халыкка алдан хәбәр итә һәм автоцистерналар белән су китерүне оештыра.