Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 10 номинациядә 14 кеше җиңүче булды, алар арасында укытучылар, галимнәр, Россия геройларының әниләре, эшмәкәрләр, җитештерү хезмәткәрләре бар иде.
Бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Абязов һәм башкалар тапшырды.
8 нче Мартка аерым мөнәсәбәт кешеләрдә яшьтән үк формалаша, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. «Балалар бакчасына йөргәндә үк әлеге бәйрәмгә әзерләнә идек. Үзгә дулкынлану, мәхәббәт белән әниемнең килүен көткәнемне хәтерлим. Укучы булгач, хезмәт дәресләрендә ниндидер кул эшләре ясадык. Беренче табыш алгач, горурлык белән әниемә бүләкләр сатып алдым. Аннары беренче мәхәббәт. Әлеге язгы бәйрәмдә үзенчәлекле бүләк әзерләү, ихлас хисләребезне җиткерү яки берәр кызыклы әйбер уйлап табу теләге бүгенге көнгә кадәр безнең белән кала», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Әлеге язгы бәйрәмдә әниләр аеруча җылы сүзләргә лаек, дип ышана мэр. «Хатын-кыз, әни – барлык башлангычларның башы. Бала да, дөньяга килгәч, беренче булып әнисен күрә; беренче мәхәббәт; беренче җылылык; беренче кайгырту. Аллага шөкер, без моны гомер буе кичерәбез. Бүген махсус операциядә катнашучы солдатлар Ватаныбызны саклыйлар. Сәхнәдә чын геройлар тәрбияләгән әниләр бар. Мондый әниләргә һәм Россия Геройларына дан», - диде Илсур Метшин.
«Хатын-кыз – ана»
Ленария Гыйлемханова «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды. Аның улы, ефрейтор Дамир Гыйлемханов, 2022 елның 7 нче мартында 22 яшендә махсус операция зонасында батырларча һәлак була. Гыйлемханов экипажы Луганск Халык Республикасында дошманның ныгытылган районына һөҗүм итә. Россия хәрбиләре дошманның дүрт машинасын юк итә, ләкин Дамир утырган танкка дошман снаряды эләгә. Ленария Хәсбиулловнаның һәм аның ире Рәшид Саматовичның улларына, үлгәннән соң, Россия Герое исеме бирелә.
«Ул мин пешергән милли ризыкларны – өчпочмак-кыстыбыйларны бик ярата иде. Хезмәт иткән вакытта милли ризыкларыбызны сагынуы турында сөйләде», – дип искә ала улын Ленария Хәсбиулловна. Ул залдагы катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм тыныч күкләр теләде.
ТР Дәүләт академик симфоник оркестры бухгалтеры Лилия Сафиуллина да «Хатын-кыз – ана» исеменә лаек булды. Ул ире Альберт Рафаилевич белән биш ул тәрбияли, берсе – махсус хәрби операциядә катнашучы. Улы Айнур – ике Батырлык ордены кавалеры, «Хәрби батырлыклары өчен» медале иясе. Айнур Альбертович шәхсән РФ президенты тарафыннан хәрби хезмәттәге казанышлары өчен «Россия Герое» исеме белән бүләкләнә. «Дөресен генә әйткәндә, беркайчан да герой әнисе булырмын дип уйламаган идем, мин моның белән бик горурланам», – дип сөйләде биш ул үстергән ана.
Шәһәр башлыгы ТР башкаласында яшәүче һәр хатын-кызга рәхмәт белдерде һәм соклану сүзләрен җиткерде.
«Хатын-кыз – дөнья тоткасы. Нәфис затлар булуыгызга карамастан, сез бик көчле. Безне рухландырасыз, саклыйсыз, безнең өчен дога кыласыз, гаиләнең җылысын һәм энергиясен саклыйсыз. Бу бик зур хезмәт. Әлеге эштә Аллаһы Тәгалә сезгә һәрвакыт ярдәм итсен, сезне, сәламәтлегегезне, иминлегегезне сакласын һәм догаларыгызны ишетсен», – дип мөрәҗәгать итте мэр хатын-кызларга.
«Хатын-кыз – ел үрнәге»
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, узган Педагог һәм остаз елын искә алып, кешелекнең хатын-кызларга, шул исәптән укытучыларга да ихтирамлы мөнәсәбәтенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңүчене бүләкләде, әлеге исемгә ТРның атказанган укытучысы, 11 нче күп профильле лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Курамшина лаек булды.
«Әгәр бала укытучыны ярата икән, ышана аласыз, ул, һичшиксез, я мәктәпкә киләчәк, я үзе эшләргә өйрәнгән эшен дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Людмила Леонидовна.
Татарстанның һәм Россиянең мактаулы остазы исеменә ия булган Людмила Леонидовна ел саен республика дәрәҗәсендәге стажировка мәйданчыкларында эш оештыра. Аның тәрбияләнүчеләре арасында өч педагогия фәннәре кандидаты һәм ике филология фәннәре кандидаты бар.
«Хатын-кыз – галим»
Дәүләт химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Татьяна Енейкина «Хатын-кыз – галим» исеменә ия булды, аны Казан дәүләт казна дары заводы директоры Александр Лившиц бүләкләде. Оборона-сәнәгать тармагында Татьяна Александровна 52 ел эшли. Ул – 257 мәкалә, 193 патент, җиде уку әсбабы, сфералы дары буенча өч каталог авторы.
«Чит ил дарылары белән чагыштырганда, безнекеләр артык калышмый. Минем өчен эш – ул чын тормыш», – дип ассызыклады Татьяна Енейкина. Аның катнашында винтовка патроннары өчен сыйфат ягыннан яңа техник дәрәҗәдәге 20 маркадан артык дары эшләнгән.
«Һөнәрем – язмышым»
«Һөнәрем – язмышым (җитештерү өлкәсендәге хатын-кыз)» номинациясендә «Горводзеленхоз» МУП тресты хезмәткәре Минзәлия Зиннурова җиңде, аны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүләкләде. Ул 23 елдан артык предприятиедә хезмәт итә. Минзәлия Шакировна питомникның 100 гектар мәйдандагы участогында эшли. 2023 елда 15 килограмм агач һәм куак орлыгы утырткан, 10 мең данә үсемлеккә чыбыкча ялгаган.
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалының соңгы җыю производствосы буенча техник контроль бүлеге бюросы башлыгы Ольга Березикова инде 36 ел самолетлар төзү өлкәсендә эшли. Ольга Степановна Ту-214, Ту-160, Ту-22М3, ИЛ-62 самолетларын һәм аларның модификацияләрен җитештерүгә һәм модернизацияләүгә зур өлеш керткән.
«Эш, самолетларыбызны җитештерү һәрвакытта да беренче урында. Алар ышанычлы, көндәшлеккә сәләтле булырга, икътисадыбызны үстерергә һәм илнең оборона сәләтен ныгытырга тиеш», – дип билгеләп үтте Ольга Березикова.
Бүләкне ул Казан илкүләм эзләнү техник университеты ректоры Юрий Казаков кулыннан алды.
«Хатын-кыз – эшмәкәр»
Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе генераль менеджеры Севда Мусайева һәм аның командасының хезмәтләре 2021 елда ук билгеләп үтелде. Отель илдә тотрыклы туризм өлкәсендә Green Globe халыкара сертификатын алган беренче кунакханә булды. Социаль һәм хәйрия проектларына ярдәм итүне, экологияне кайгыртуны популярлаштырып, Севда Мусайева республиканың кунакчыллык өлкәсен тотрыклы үстерүгә зур өлеш кертә.
«Хатын-кыз һәрвакыт яратуны аңлата. Минемчә, мәхәббәтсез бу тормышта берни дә эшләргә ярамый. Җаваплылык мөһим, әмма яратып эшләргә кирәк», – дип саный эшмәкәр хатын-кыз, аны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бүләкләде.
«Өченче буын герое»
Казан вертолет заводының планер һәм двигательләр буенча авиация механигы Нина Лаптинова әлеге номинациядә җиңүчеләрнең берсе булды, ул бүләкне Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кулыннан алды.
Нина Семеновнаның заводтагы хезмәт эшчәнлеге 1969 елда башлана. Зур практик тәҗрибәсе һәм эшкә сизгер мөнәсәбәте аңа яшь эшчеләр өчен квалификацияле остаз булырга мөмкинлек бирә, хатын-кыз аларга сайланган һөнәр күнекмәләрен үзләштерүдә кирәкле ярдәм күрсәтә.
«Мин үземне 20 яшьтә итеп хис итәм. Үз яшемә килгәндә, әлбәттә, карышып булмый инде. Ләкин мин гел хәрәкәттә. Бу минем өчен бәхет, тормышымның мәгънәсе», – дип сөйләде ул.
Шул ук номинациядә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең музей мөдире Лидия Абалакованың хезмәтләре билгеләп үтелде, аны «Татфильм» киностудиясе җитәкчесе Илдар Ягъфәров котлады. Лидия ханымның эшчәнлек чорында Киров һәм Мәскәү районнары тарихы турында зур материал тупланган.
«Хатын-кыз – үз нәселенең саклаучысы, шуңа да моңа изге бурыч буларак карыйм. Эшемнең объекты – кешеләр», – дип уртаклашты Лидия Абалакова.
2018 елның апрелендә музейны ачу тантанасы булды, ул районнарның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы үзәгенә әверелды. Анда күпсанлы чаралар, күргәзмәләр һәм презентацияләр үткәрелә.
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык»
Бүләкләнүчеләр арасында Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да бар иде. Педагогия фәннәре докторы шәһәрдә галим, ТР һәм РФ актив җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Перспективалы юнәлешләргә грантлар җәлеп итү нәтиҗәсендә, ул җитәкләгән институт Идел буенда һәм Россиядә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә цифрлы технологияләр өлкәсендә флагманга әверелде.
Шул ук номинациядә Татарстан мәгарифен үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинованың эшчәнлеге билгеләп үтелде. Соңгы өч елда аның җитәкчелегендә 19 диплом һәм 32 курс эше, 10 нан артык фәнни реферат якланган. Рәсимә Равиловна җитәкчелегендәге кафедра ТР һәм РФ гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары белән зур фәнни-методик эш алып бара.
«Күпме тел беләсең, шулкадәр тапкыр син кеше, дип юкка гына әйтми татарлар. Башка телләрне, чит телләрне, тугандаш телләрне, әлбәттә, кеше үз туган теле аша өйрәнергә тиеш», – дип саный конкурста катнашучы.
Әлеге номинациядә җиңүчеләрне La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов бүләкләде.
«Ир-ат – игелекле йөрәк»
«Джи-групп» АҖ директорлар советы рәисе Альберт Гыйльфановка бүләкне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды. Ул залда утыручы хатын-кызларны 8 нче Март белән котлады, шулай ук Илсур Метшинга шәһәр үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
«Егетләр, һәр хатын-кыз – сезнең өчен «канат», очу, алга омтылу. Сезнең янәшәгездәге хатын-кызлар – зирәклек, терәк. Бүген, әлеге сәхнәдән файдаланып, Илсур Рәис улына җылы сүзләр әйтергә рөхсәт итегез. Казан вәкиле, педагогик берләшмә, хатын-кызлар берләшмәсе вәкиле буларак, бүген аны алкышласак иде, чөнки ул үзе дә игелекле йөрәккә ия», – диде Ләйлә Фазлыева.
«Хатын-кыз – лидер»
HeadHunter оешмасының Казандагы филиалы директоры Альбина Солтанова 16 елдан артык Татарстанда эре бизнес предприятиеләре белән нәтиҗәле уртак эш алып бара, базарда катнашучыларга эш бирүчеләр брендын урнаштыруда һәм компанияләрдә технологик HR-процессларны кертүдә ярдәм итә.
Казан мэриясе белән кадрлар сәясәте өлкәсендә зур уртак эш алып барыла һәм 2023 елда HeadHunter компаниясе шәһәр администрациясенең рәсми партнеры булды.
«Лидер, минемчә, харизма һәм контентка ия. Җитәкченең бурычы – дөрес коммуникация, команда эчендә дөрес аралашу төзү», – дип саный Альбина Солтанова.
Бүләкне аңа Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин тапшырды.
«Ир-ат – лидер»
Номинациядә «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры, «СИБУР-РТ» АҖ генераль директоры Айрат Сафин җиңде.
«Чыннан да, хатын-кызлар безне рухландыра. Барлык уңышларга да хатын-кызлар ярдәме белән генә ирешәбез. Зур рәхмәт, сездән башка без канатлана һәм алга бара алмыйбыз. Тынычлык һәм иминлек һәрбарчагызга», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга предприятие директоры.
Бүләкне аңа «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова тапшырды.
Диләрә Гафурова