Шәһәрнең Совет районындагы Бохара урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башланды. Тәрбияләнүчеләр 14-20 кешелек 14 төркемгә йөриячәк. Мәктәпкәчә учреждениенең дизайн-проектында торак комплекстагы йортлар фасадларының бизәлеше исәпкә алынган.
Быел Татарстан башкаласында яңа уку елына 600 тәрбияләнүче өчен өч балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. 260 һәм 80 урынга исәпләнгән ике мәктәпкәчә учреждение – Бохара һәм Ягодинская урамнарында, 260 урынга исәпләнгән тагын бер учреждение Салават Күперенең Заречье проспекты районында төзеләчәк.
«Ил президентының соңгы юлламасында социаль инфраструктурага кертемнәр турында тәкъдим яңгырады, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзеләчәк. Казан да бу эштә катнашачак. Хәзер без Азино торак массивы янәшәсендә, анда башта торак йортлар, аннары гына социаль инфраструктура төзелде. Бу торак комплекста ике йорт файдалануга тапшырылган, калганнары төзелү стадиясендә, әмма тиздән беренче социаль инфраструктура объектлары инде пәйда булачак. Якындагы участокта проект буенча мәктәп төзү каралган», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Төзелә торган ике катлы балалар бакчасы участогының мәйданы 9 мең кв. метрны тәшкил итә, төзелеш мәйданы – якынча 3 мең кв.м. Территориядә түбәле беседкалар белән 14 балалар мәйданчыгы һәм ике физкультура-спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак. 3 мең кв. метрга якын территория яшелләндереләчәк, 1,4 мең кв. метрга – асфальт-бетон, тагын 1,2 мең кв. метрга тротуарлар түшәләчәк.
Балалар бакчасы янәшәсендә шулай ук Дальний торак массивы урнашкан. Ерак түгел – Родина урамында – быел 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырыла.
«Беренче чират кысаларында ачылган Вознесенский тракты буенча уздым. Проспект тирәсендә күп санда краннар күренә, болар барысы да – төзелә торган торак микрорайоннар. Аларда социаль инфраструктураның булуы – безнең мәҗбүри таләп», – дип ассызыклады мэр.
«Яратам» торак комплексында җиде йорт төзү планлаштырыла, аларның икесе инде файдалануга тапшырылган, дүртесе төзелә. Территориядә балалар мәйданчыклары, җир асты һәм йорт яны парковкалары бар.
Төзелеш заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проектлаучы оешма – «Татинвестгражданпроект» ДУП, подрядчы оешма – ҖЧҖ «Стандарт-Р».
Төзелеш мәйданчыгында шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һ.б. бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында мәгариф учреждениеләре төзелеше күрсәткече буенча лидерлыкны саклап килә. 10 ел эчендә Татарстан башкаласында 90 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп төзелде. Социаль, бигрәк тә балалар өчен объектлар төзүдә бар мөмкинлекләр дә файдаланыла. Мәсәлән, яңа мәктәпләр өчен буш җир кишәрлекләре булмаган, әмма аларга ихтыяҗ зур микрорайоннарда эшләп килүче учреждениеләргә өстәмә корпуслар төзелә. Алар мәйданнары буенча кайвакыт төп биналарны да уздыра. Казанда хәзер 134 балалар бакчасы һәм 63 мәктәп төзү өчен җир кишәрлекләре броньланган.